Татарстан хаҗилары Мәккәдә

21 сентябрь 2015 ел 15:09

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә 17 сентябрьдә китте. Олы хаҗ гамәлләрен башкару өчен килгән дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңай шартлар тудырылган. Хаҗилар 4-6 кешегә исәпләнгән кунакханә бүлмәләрендә яши. Кунакханәгә махсус үткәрү кәгазе белән генә кереп була, шуңа күрә чит кешеләр бирегә үтеп керә алмый. Ул Әл-Харам мәчетеннән 3,5 км ераклыкта урнашкан. Һәр 15-20 минут биредән мәчеткә “ДУМ РТ Хадж”ның автобуслары йөреп тора.

Хаҗиларны көнгә ике тапкыр ашату каралган, чәй һәм каһвә  белән тәүлек буе тәэмин итәләр. “ДУМ РТ Хадж” программасы буенча изге хаҗ сәфәрен кылучыларга туганнары белән элемтәдә булу өчен җирле SIM-карталар тараттылар, кунакханәдә бушлай wi - fi да бар. Сәфәр барышында хаҗиларны 15 табиб озатып йөри. Кунакханәдә түәлек буе 2 медпункт эшләп килә. Хаҗны үтәгәндә дә алар Минә һәм Гарәфә үзәне тирәсендә урнаштырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана