Чаллыда Корбан гаетенә әзерлек турында сөйләштеләр

22 сентябрь 2015 ел 10:40

21 сентябрдә Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы булды. Ул Корбан бәйрәмен уздыруга багышланды. Имамнар килешкәнчә, Корбан гаете шәһәр мәчетләрендә 24 сентябрьдә иртәнге сәгать 6да бәйрәм вәгазеннән башланачак. Аннары гает намазы укыла. Шуннан соң корбан чалулар була.

Корбан чалулар 26 сентябрьнең ахшам намазына кадәр, ягъни кояш батканчы дәвам итә. Шәһәрдә инде бишенче ел корбан чалу йоласы Сидоровка бистәсенең элеккеге ит комбаинаты янәшәсендә - үзәкләштерелгән мәйданчыкта башкарыла. Мәчетләр янында корбан чалу рөхсәт ителми. Корбан малын да мәйданчыкта сатып алырга мөмкин. Биредә корбанга сатылучы мал ветеринарлар тарафыннан тикшерү уза, ул тиешле көрлектә һәм кимчелекләрсез булырга тиеш. Халыкка корбан малын чалу һәм эшкәртү буенча хезмәт күрсәтелә. Имамнар җыелышта быел бер сарык малын чалу һәм эшкәртү хезмәтен 400 сум күләмендә билгеләде. Ягъни, бу эш акча алуга гына корылмаска, ә мал суючылар савапка да өмет итәргә тиеш. Һәр елны корбан малын чалу эшендә шәһәрнең “Ак мәчет”е шәкертләре дә актив катнашып килә. Алар аңа быел да әзерләнә. Шулай ук мәдрәсә ихтыяҗлары, авыру балалар, мохтаҗлар өчен корбан итен җыю оештырыла.

Корбан гаете көнендә һәр мәчеттә бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк. Халыкны пылау, коймак белән сыйлау каралган. Балалар өчен уеннар, төрле бәйгеләр оештыру күздә тотыла.

Җыелышның икенче көн тәртибе буенча террорчылыкка каршы профилактика эше мәсьәләсе тикшерелде. Имамнар алдында шәһәр эчке эшләр идарәсенең террорчылыкка каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Данир Гарипов чыгыш ясады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана