Кабан арты мәчете бүген, 23 сентябрьдә – Гарәфә көнендә ураза тотучылар өчен ифтар мәҗлесен уздыра. Ифтар мәҗлесе мәчетнең социаль ашханәсендә сәгать 18.00дә уздырыла.
Гарәфә көне – Корбан бәйрәменнән алдагы көн – изге, мөбарәк көн. Быел гарәфә көне 23 сентябрьгә туры килә.
Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә”, - дигән. Шуның өчен күп кешеләр, зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт – ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр.