Татарстан мөфтие Мәскәү җәмигъ мәчетен ачуда катнашты

23 сентябрь 2015 ел 14:21

Бүген күп сандагы кунаклар, рәсми затлар катнашында Мәскәү җәмигъ мәчете ачылды. Әлеге тантаналы бәйрәмдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә  нәзарәт делегациясе дә катнашты. Аерым алганда, мөфти урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе   Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар бәйрәм кунаклары булдылар.

***

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Мәскәү җәмигъ мәчетен, 10 ел буена реставрацияләнгәннән соң, тантаналы төстә ачты, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Аны туры эфирдан карау мөмкинлеге булдырылды.

Шуңа кадәр Коръән сүрәләре белән башланган тантананы ачкан Равил хәзрәт Гайнетдин, Фәләстин президенты Мәхмүд Аббәс, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, аннары Россия Президенты Владимир Путин шушы гаҗәеп бина каршындагы мәйданда чыгыш ясады. Җыелган җәмәгать Илбашын аягүрә алкышлап хөрмәтен күрсәтте.

Аерым алганда, Президент Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия мөселманнары өчен бүген бик зур вакыйга. Европада иң зур булып, яңа һәм заманча рәвешле мәһабәт булып Мәскәү җәмигъ мәчете тарихи урынында төзелде. Ул Мәскәүдә, бөтен Россиядә гыйльми, чын ислам кыйммәтләре арттыру, гуманистлик идеяләр тарату, изге эшләр бәрабәренә мөселманнарны гына түгел, төрле дин тарафдарларын да берләштерергә булышу белән шөгыльләнә торган рухи үзәк булыр, дип Илбашы ышаныч баглады. Мәчетнең күзләрне иркәли торган бүгенге рәвешкә китерелешенә ярдәм иткән Россия һәм чит илләр мөселманнарына, Төркия, Казакъстан Хөкүмәтләренә рәхмәт белдерде.

“Традицион ислам – Россия рухи тормышының аерылгысыз өлеше. Күп милләтле, күп конфессияле илебез өчен тыныч-тату яшәү аеруча әһәмиятле”, - дип, Россия Президенты Мәскәүдә мөселманнар Урта гасырлардан бирле гомер итүен, шуның расламасы буларак атамаларда әле дә саклануын дәлил итеп китерде.

Соңгы елларда Татарстанда, Башкортстанда, Чечняда мәһабәт мәчетләр калкып чыкты, гомумән, ил буенча төрле төбәкләрдә мәчетләр төзелде, мәдрәсәләр ачылды, дип билгеләп үтте Президент. Мөселман яшьләрен традицион ислам кыйммәтләрендә тәрбияләү мөһимлегенә басым ясады. Традицион ислам нигезләренә таянган чын дин-исламның үз системасына ихтыяҗ булуын искәртеп, В.Путин рухи һәм фәнни-агарту үзәкләре булдыру заруриятен әйтте. Дәүләт алга таба да илебез мөселман динен өйрәнү мәктәбен торгызуда, дини белем бирү системасын булдыруда ярдәм итәчәк, дип ышандырып куйды. Фикеренең дәлиле буларак Россия Президенты Татарстан җитәкчелегенең Болгар ислам академиясен булдыру тәкъдимен хуплавын китерде.

Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасы Корбан гаете алдыннан үткәрелүен искәртеп, Президент Владимир Путин барлык мөселманнарны шушы җәмигъ мәчет ачу вакыйгасы һәм якынлашып килгән Корбан гаете белән котлады, матур теләкләрен ирештерде.

Аннары Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин мәчет диварындагы алтактага ябылган ак пәрдәне төшереп, җәмигъ мәчетне символик ачты.

Россия һәм ислам дөньясы тарихына кереп калачак тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашуын искәртик.

Трибунада беренче рәттә мәртәбәле кунаклар арасында чит илләр җитәкчеләре, РФ Президенты В.Путин белән янәшә утырган Р.Гайнетдин, Мәскәү мэры С.Собяниннан соң ТР Президенты Р.Миңнеханов, ЧР башлыгы Р.Кадыйров белән бергә дустанә мөгамәләдә үзебезнең һәм чит илләрнең югары даирәсе белән күрешеп, вакыйга шатлыгын уртаклашты.

Аннары мәртәбәле кунаклар мәчет эченә үтте. Реконструкцияләнгән мәчеттә беренче тапкыр азан әйтелде, мәчет комплексы эшенә кереште.

 «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана