Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате

23 сентябрь 2015 ел 17:47

Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!  Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт һәм гаделлек идеаллары һәр кешенең күңелендә урын алыр һәм динара талашларны һәм сугышларны туктатыр дип ышанабыз.

Күпләгән милләт һәм дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яшәп килүче Татарстанда Корбан бәйрәме башка мөселман, христиан һәм яһүд бәйрәмнәре кебек үк зурлап уздырыла. Шул ук вакытта кунакчыллык, хәйриячелек һәм якыннарны кайгырту традицияләре үзгәрешсез кала. Республика мөселманнарының ишекләре һәм йөрәкләре чын дуслар һәм изге тантана шатлыгын уртаклашырга теләүче һәркем өчен ачык.

Әлеге Корбан бәйрәме тагын да мул һәм юмарт булсын! Сезгә Аллаһы тәгаләнең рәхим-шәфкатен, аның изге эшләрегездә ярдәм бирүен телим!

Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстынлылар!

Татарстан Республикасы

Президенты Р.Н. Миңнеханов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана