Кол Шәриф мәчетендә Корбан гаете намазы укылды

24 сентябрь 2015 ел 10:34

Бүген таң белән республикабыз мөселманнары мәчетләргә Корбан гаете намазын укырга ашыктылар. Төп бәйрәм чарасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөхтәрәм кунаклар, меңләгән дин кардәшләребез катнашында Кол Шәриф мәчетендә узды. 
Иртәнге биштән мәчеттә Коръән аятьләре яңгырады. Алтынчы яртыда ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Корбан бәйрәменең мәгънәсен, Ислам кушканнарны аңлатып нәсихәтләрен җиткерде. 

Хәзрәт вәгазен бәйрәм белән котлаудан башлады. "Мөхтәрәм җәмәгать! Елга бер мәртәбә була торган бөек бәйрәмебез – Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Мөкатдәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!", - дип тәбрикләде. Шулай ук мөселманнарга Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме белән котлауларын укыды. 

Корбан нәрсәне аңлата соң? Әлеге сорауга Камил хәзрәт бик ачык җавап бирде: "Корбан гарәпчәдән якынаю, якын булу дип тәрҗемә ителә. Без бу мөбарәк бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһы ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының рәхмәтенә якынаябыз. Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә. Аларның күңелләре хөрмәт, миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Корбанга бәйле кыйсса барчабызга да мәгълүм. Бөек Раббыбыз үзенең сөекле бәндәсе Ибраһим пәйгамбәрне буйсыну һәм тугрылык сынавы аша уздыра. Башта малы белән сынала. Аллаһы Тәгалә аңа “Аллаһы” сүзен әйткән һәр кешегә байлыгын өләшергә боера. Шул рәвешле Ибраһим пәйгамбәр бар мөлкәтен таратып бетерә. Ахырдан Аллаһы тәгалә аңар малын бик күп мәртәбәләр арттырып кайтара. Соңыннан Ибраһим пәйгамбәр җаны белән имтиханга тотыла. Ул Раббысы хакына янып үләргә әзер булуын күрсәтә. Шул чакта Кодрәтле Раббыбыз ялкын телләрен гөлбакчага әверелдерә. Картаймыш көнендә Раббысы аңар бер угыл бирә. Ләкин хак төшләр аша Ибраһим пәйгамбәргә бәгырь җимешен корбан итәргә кирәклеген белдерә. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә бәндәсен тагын бер кат тугрылыкта сыный. Һәм Ибраһим пәйгамбәрнең тугрылыгын кабул итә. Улы урынына корбан итәргә дип күкләрдән бер тәкә иңдерә. Корбан ул - үзең өчен аеруча кадерле булган нәрсәне Аллаһыга багышлау. Без чалган корбаннар да Хак Тәгаләгә тугры булуыбызга бер дәлил булсын, иншАллаһ".

Пәйгамбәребезнең корбан чалуга кагылышлы бер хәдисендә язылган: “Корбан чалучы кешегә һәрбер йон бөртеге өчен савап бирелә”. Шулай итеп бу гамәл әҗер-савап эзләүчеләргә бер мөмкинлек булып тора. Чөнки акча да сәдакадан китә, корбан итенең һәр кисәге саен әҗер языла. Корбан итенең бер өлеше белән ятимнәрне, толларны сөендерсәң,  моннан тыш туганнарны җыеп мәҗлес үткәрсәң - һәр сәгатең, минутың изгелек булып язылыр, Алла боерса. 

Корбанны гает көнне чала алмый калган кеше, гаетнең  икенче яки өченче көнендә, ягъни унберенче һәм уникенче зөлхиҗҗә көннәрендә чалу да дөрес була. Әмма уникенче көнне кояш батканнан соң сую дөрес булмас. Корбанны кич һәм төнлә чалу – мәкруһ, хупланмый.

Корбан ите өч өлешкә бүленә: бер өлеше фәкыйрьләргә, мохтаҗларга бирелә. Икенче өлеше белән мәҗлес җыеп кунакларны сыйларга була  яисә туганнарыңа, якыннарыңа тарат. Өченче өлеше өйдә, корбан чалучының гаиләсенә кала. 

Шулай ук мөфти Коръән аятьләре һәм хәдисләре белән Раббыбыз кушканча яшәргә, гыйбадәтләрне үтәргә, мәрхәмәтле булырга чакырды.
"Мөхтәрәм җәмәгать! Тормышыбыз кайнап тора, бик күп вакыйгаларның шаһиты булабыз, каядыр ашыгабыз, кабаланабыз. Тырыша- тырыша дөнья куабыз, куып кына тота алмыйбыз. Һаман башкалар баерак та, рәхәтрәк тә яши кебек. Көнләшә башлыйбыз, артык малга кызыгабыз, булганның кадерен белмичә исраф итәбез... Ә бит Пәйгамбәребез бик яхшы кисәтә: “Кызыкма дөньяга - сине Аллаһы яратыр. Кызыкма кеше кулындагы әйбергә - сине кешеләр яратыр”, - диде ул. 

Аннары динебез кушкан гыйбадәтләр турында сөйләде:

- Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә адәмнәрне башка максат белән түгел, фәкать Үзенә гыйбадәт кылыр өчен яраттым, ди. Нинди гыйбадәтләр соң ул? Аларны өч төргә бүлеп карарга була: тел, тән һәм мал гыйбадәтләре. Тел гыйбадәте ни дигәнне аңлата? Иман кәлимәсе, ягъни телең белән Алланың барлыгын һәм берлеген танып, «Ләәә иләәһә илләәлааһ, Мөхаммәд рәсулүллаһ» (Аллаһыдан башка гыйбадәт кылырлык зат юк, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аның колы һәм илчесе) дип әйтү. Шулай ук зекер әйтү, салаватлар әйтү, Коръән уку тел гыйбадәте була.

«Йөрәгендә Коръән-Кәримнән бернәрсә дә булмаган кеше - ишелгән йорт сыман», - ди Пәйгамбәребез (с.г.в.) (Тирмизи). Әгәр дә адәм баласы намазда укыла торган сүрәләрне генә булса да сөйләсә — бу аның йөрәгендә Коръән-Кәрим сүзләре бар дигәнне аңлата. Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Коръән-Кәримне өйләрегездә еш укыгыз, чөнки Коръән укылмаган өйләрдә бәрәкәт аз, кайгылар күп була, ә анда яшәүчеләр һәрвакыт тынычсыз булырлар».

 Йортында Коръән-Кәрим нуры балкып тормаса, кеше җан тынычлыгы таба алмый интегә. Шуңа күрә Коръән аятьләрен укы. Аллаһ синең кайгыңны җиңеләйтер, борчуларыңны таратыр. Авыр хисләрең юкка чыгып китәр. Авырлыктан соң җиңеллек, җан газапларыннан соң - юаныч, куркыныч хәлләрдән соң - иминлек килер, иншАллаһ. Раббыбыз ишетүче һәм догаларга Җавап һәм савап бирүче.  

Икенче гыйбадәт тән гыйбадәте. Тән гыйбадәтенә намаз уку, ураза тоту, госел коену, изге ният белән гамәл кылу, әйтик, авыру кешегә булышу, ярдәм итү керә. 
 Намаз укый башлагач, мөселман кешесе Аллаһы Тәгалә каршына барып баса. Бөек сахабә Гомәр бине әл-Хаттаб намаз уку өчен мәчеткә иртәрәк чыгып китә торган булган. Бервакыт ул кечкенә генә ир баланың мәчеткә таба йөгерүен күрә һәм  нигә ашыгасың дип сорый. Бала азанга кадәр тәһарәт алырга өлгерергә теләве турында әйтә. Гомәр радыйаллаһу ганһү: «Син бит әле кечкенә, сиңа намаз уку мәҗбүри түгел», - ди. Моңа каршы бала болай дип җавап кайтара: «Мондый гамәлләрдә кечкенәләр белән олылар арасында аерма бармыни? Кичә миннән дә кечерәк бала үлеп китте», -ди. Кеше күпме яшәячәген белми - бер көнме, бер елмы, әллә йөз елмы. Шуңа күрә намаз кылып һәм бөтен тән гыйбадәтләрен башкарып, күңелләребезне агартырга, гамәлләребезне дөресләргә соңга калмыйк.

Өченче гыйбадәт – мал гыйбадәте була. Бу гыйбадәткә зәкят, гошер, фитыр, малдан бирә торган сәдакаләр керә. Сәдака ул гарәп телендә изгелек, яхшылык,  дөреслек дигән сүз. Адәм баласы үзенә иң кадерле булган әйбереннән, малыннан, мөлкәтеннән  Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мохтаҗларга өлеш чыгара икән, бу - сәдака дип атала.  Изге китап Коръәндә әйтелгән: “Аллаһы әмерләрен тыңлагыз, итагать итегез, үз мөмкинлекләрегездән  чыгып, хәер-садака бирегез. Нәфесен тыя белгән кеше сәгадәткә ирешер” (Тәгабүн сүрәсе, 16 нчы аять). Аллаһы Тәгалә биргән садакаларыбызны кабул итсен һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышып торырга һәрвакыт мөмкинлек биреп торсын.

Җәмәгать, без Аллаһы Тәгалә барча адәмнәргә үтәргә боерган гыйбадәтләрне искә төшердек. Һәркайсыбызга бу дөньяда тел, тән һәм мал гыйбадәтләрен башкарып яшәргә Раббыбыз Үзе ярдәм итсен иде.

Тагын шул хакта онытмасак иде - кылган бар гыйбадәтләребез гамәл дәфтәрендә урын ала, беркайчан югалмый.  Адәм баласының яхшылыклары да, начарлыклары да гамәл дәфтәренә язылып бара. Кеше үлгәннән соң әлеге дәфтәр ябыла, әмма мәчет-мәдрәсәләр төзелешенә, шәкертләр укытуга, кое казу һәм күпер салу эшләренә сәдака бирүчеләрнең гамәл дәфтәре ачык килеш кала. Бу ни дигән сүз соң? Әлеге гамәлләр өчен савап бик зур һәм алар кеше үлгәч тә аңар барып ирешә. Әйтик, кемдер мәдрәсә төзергә хәер биргән икән, анда гыйлем алган шәкертләрнең һәр догасы хәер бирүчегә бер савап булып язылыр, иншАллаһ.  Пәйгамбәребез (салләллаһу гәләйһи үә сәлләм): “Мәрхәмәтле кешеләргә Аллаһы рәхмәт итәр. Җир йөзендә булганнарга сез мәрхәмәт итегез, күктә булганнар сезгә мәрхәмәт итәр”, - диде (Тирмизи).

Мөфти вәгазен тыңлагач мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, хөтбә, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана