Чаллыда Корбан гаетенә килүчеләргә вәгазьгә кадәр дин дәресләре үткәрелде

24 сентябрь 2015 ел 18:16

Чаллы шәһәре мәчетләрендә Корбан гаетен бәйрәм итү иртәнге сәгать алтыга билгеләнгән иде. Әмма халык иртәрәк җыела башлады. Шуңа күрә килүчеләр өчен төп вәгазьгә кадәр дин дәресләре уздырылды. Мәчетләрнең күпчелеге бу юлы да гает намазына килүчеләрне сыйдыра алмады. Шул сәбәпле “Нур-Ихлас”, “Кәүсәр”, Җәмигъ мәчетләре ишек алларына да келәмнәр җәелде.

Бәйрәмнең беренче көне турында шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт болай диде:

- Вәгазьләр укыганнан соң намазлар укып хөтбәләр сөйләнде, дога кылынды. Аллага шөкер, бик тыныч узды, халык та канәгать булып таралышты. Мин үзем гает намазын “Нур-Ихлас” мәчетендә укыттым. Эчтә күпме кеше булса, тышта да шул чама иде. Анда да имам куйдык. Гаеткә килүчеләр өчен чәй мәҗлесләре оештырылды. “Хәләл Үзәк” “Сөмбикә” мәчетенә килүчеләрне һәм 27 бистә халкын пылау белән сыйлады. Гает намазы тәмамлану белән корбан чалырга ниятләүчеләр корбанлыклары янына ашыктылар: кем – авылга, кем шәһәрнең Сидоровка бистәсендәге корбан чалу буенча махсус мәйданчыкка. Без анда барганчы мәйданчыкка сатуга 2300 сарык кертелгән иде инде. Безгә тәэсир иткәне шул булды – мәйданчыкта халык күп. Әмма бик тыныч. Һәркем үз мәшәкатендә. Кемдер сарыкны сатып ала, шунда ук мал чалына. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, намаз уку урыны да бар. Корбан сарыклары да төрле, төрле бәядә. Теләгәнен сайлап аласың. Һәрберсе тиешле ветеринария тикшерүе уза.

Шулай бәйрәмебезнең беренче көне бик матур башланып китте. Иртәгә, иртәгә соң да корбаннар чалу дәвам итәчәк. Аллаһы Тәгалә, ихластан булган ниятләребезгә күрә, гөнаһ-хаталарыбызны ярлыкап, Үзенең рәхмәтләрен насыйп әйләсә иде.

Рәсемнәрдә: “Нур-Ихлас” мәчетендә Әлфәс хәзрәт гает намазы уздыра; “Хәләл-Үзәк” янында пылау белән сыйлану; үзәкләштерелгән мәйданчыкта корбан чалу; балалар “Нур-Ихлас” мәчетендә корбан бәйрәмендә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана