Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минә үзәнендә килеп чыккан фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты

24 сентябрь 2015 ел 19:03

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Мәккәдә килеп чыккан фаҗига уңаеннан, кайгы уртаклашу белдерде.

"Мәккәдән ерак түгел урында, Мина үзәнендә хаҗның иң төп гыйбадәтләрен башкарганда фаҗигале хәл булды. Этеш-төртелеш аркасында 700дән артык мөселман мәрхүм, 800ләп кеше зыян күрде. Татарстан мөселманнары исеменнән мәрхүмнәрнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын сорыйм. Бөтен мөселман дөньясы аларга багышлап дога кыла.

Фаҗига Исламның бер өркәне булган - хаҗ кылу гыйбадәтен башкара торган вакытта килеп чыкты. Мәрхүм булучылар ихластан Аллаһыдан ризалык алырга һәм аңа якынаерга теләүчеләрдән, аның алдында бурычларын үтәргә омтылган дин кардәшләребез. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән, һәлак булучыларның гөнаһларын кичереп, аларны җәннәтле итсен дип телибез. Без - Аллаһыдан, һәм аңа кире кайтачакбыз!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана