24 сентябрь көнне Азнакайның яңа ачылган Чатыртау Арена спорт комплексында 800 кешелек Корбан ашы мәҗелесе үткәрелде. Рәт-рәт булып төзелгән мул өстәлләр артында мәчет-мәдрәсәләргә йөрүче абый-апалар, авыл имамнары һәм аларның актив ярдәмчеләре, ветераннар, мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелган иде.
Азнакай тарихында беренче тапкыр үткәрелүче әлеге мәҗлесне оештыру инициативасы белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин чыга. «Депутатлар һәм урынбасарларым белән киңәшкәннән соң, Корбан гаетендә халыкка шундый бәйрәм ясарга булдык, — ди ул, — әлеге мәҗлескә шулай ук шәхси эшмәкәрләр, оешмалар, сәүдә үзәкләре дә үз өлешләрен кертте, аларга да бик зур рәхмәт».
Бу зур мәҗлесне үткәрү өчен ике сыер корбан итеп чалына, килә алмаган 110 мохтаҗ кешегә бер сыер итен өйләренә таратып чыгалар, бу гамәлләрне күргән халыкның рәхмәттән башка сүзе юк. «Алдагы елларда Ураза яки Корбан гаете көннәрендә Акчарлак ресторанына барыр өчен шәкертләрем арасыннан 4-5 кешене сайлап алырга туры килә иде, бу елны илле шәкертемне дә ияртеп килдем», — дип шатлыгы белән уртаклашты Сөмбел абыстай Шакирова.