Татарстан хаҗилары корбан чалу гыйбадәтен утәде

25 сентябрь 2015 ел 14:45

Татарстан хаҗилары Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләде. Кичә, 24 сентябрьдә, алар хаҗ сәфәренең шулай ук мөһим өлешләрен – Минәдә шайтанны ташлар белән кыйнау гыйбадәтен һәм корбан чалуны үтәде. Таш ату гыйбадәте ике көн дәвам итәчәк. Кайбер хаҗилар тәвәф кылуны (Кәгъбаны әйләнү) да башкарып өлгергән. Корбан бәйрәме уңаеннан ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров хаҗиларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиның  тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм бәйрәм вәгазе сөйләде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана