Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Чара V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышы кысаларында С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында булды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнар вәкилләре, рәсми затлар катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлеге әһәмиятле вакыйгада катнашты.
Рөстәм Минниханов үзенең чыгышында Татарстанның төрле тармакларда тоткан урыны турында сөйләде, рухи өлкәгә кагылышлы фикерләре белән дә бүлеште. Аерым алганда, сүз Болгарда кабул ителгән Россия мөселманнарының социаль доктринасы, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең янәнәдән эшли башлавы һәм Болгар ислам академиясен булдыру турында барды.