“ДУМ РТ ХАДЖ» программасы буенча изге сәфәргә баручы хаҗиларның беренче төркеме Мәккәдән Мәдинәгә юл тотты. Моңа кадәр хаҗнын барча йолаларын вакытында һәм жиренә җиткереп үтәп, Мәккәдәге кунакханәләренә кайткан иде. Бүген кич хаҗилар Мәдинә шәһәрендә булыр дип көтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) каберенә зиярат кылуда планлаштырылган. Берничә көннән алар туган якларына кайта.
Хаҗиларның Мәдинәдәге кунакханәсе пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) мәчетеннән 300 метр ераклыкта урнашкан, шуңа да барлык намазларны биредә уку мөмкинлеге бар.