Азнакай балалары өчен хаҗ дәресе үткәрелде

28 сентябрь 2015 ел 15:37

Корбан гаете көнне Азнакайның Ак мәчетенә  30 артык бала тавышы яңгырап торды. Бу көнне алар өчен “Иман” үзәге мөслимәләре гадәти булмаган тамаша әзерләгән иде.

“Хаҗ иленә сәяхәт” дип аталучы бәйрәм-дәрес Ибраһим һәм Исмәгыйл пәйгамбәрләр тарихын тасвирлаган курчак театры белән башланып китте. Сүз белән генә сөйләп калмыйча, апалары балаларга иң элек Мәккә шәһәренең макетын күрсәтеп, хаҗ кылу урыннары турында аңлаттылар.

Моннан соң балалар үзләрехаҗ иленә “сәяхәткә киттеләр”: ихрамнар киеп, тәкбир сүзләрен әйтә-әйтә, мәчетнең зур залына уздылар. Монда аларны Гәрәфә, Сафа-Марва таулары, Зәм-зәм чишмәсе, таш ату урыннары һәм Кәгъбә каршы алды. Әлбәттә болар барсы да макетлар гына иде, ләкин балалар бик теләп һәм кызыксынып хаҗ гамәлләрен өйрәнделәр, бергәләп догалар кылдылар. Соңыннан әти-әниләренә бүләк итәр өчен Кәгъбә аппликациясен ясадылар, әзерләп килгән догаларын, шигырьләрен сөйләделәр, тәмле ризыклар белән сыйланып, бүләкләр алып шат күңел белән өйләренә таралыштылар.

Хаҗ дәресе балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңеленә үтеп керде, киләчәктә хаҗга барырга ниятләгән мөселманнар өчен мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде дигән теләктә калды алар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана