Мөфти КФУ галимнәре белән очрашты һәм студентларга рухи мирасыбыз турында сөйләде

28 сентябрь 2015 ел 17:30

28 сентябрьдә Казан федераль университетының  Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү  мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хайрутдинов,  мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин,  вуз галимнәре катнашында киңәшмә уздырылды.  2015 елда ачылган әлеге үзәк Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшли.

Киңәшмәдә дини оешмалар һәм дөньяви уку йортлары белгечләре арасындагы хезмәттәшлек юллары барланды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров сөйләшүне башлап, дин белән фән өлкәсе әһелләре арасында хезмәтәшлек коруның мөһимлегенә  басым ясады. “Ислам мәгарифе буенча эшләр ул дәүләт тарафыннан куелган бурычлар. Без бу эштә бергәләп рухи һәм матди мөмкинлекләрне барларга тиеш. Эш күләме,  тәкъдимнәр, программалар хакында уйлашу кирәк. КФУ диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә әзер”, - диде ул. Киңәшмәдә катнашкан галимнәр бу хезмәттәшлекне  рухи мирасны торгызуда, китаплар, дәреслекләр әзерләүдә, шулай ук  билгеле бер юнәлештә белгечләр әзерләү, имамнарның гыйлемен арттыруда күрүләре хакында җиткерделәр.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт бүгенге көндә дөньякүләм билгеле галимнәр әзерләү кирәклегенә игътибар юнәлтте.  КФУ белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте арасында үзара хезмәттәшлекне дәвам итүне хуплавын белдерде.

Аннары хәзрәт КФУ студентларына дини мирасыбызга һәм татар дин галимнәренә багышланган лекция уздырды. Дәресне йомгаклап: “Бу лекция мирасыбыз белән кыскача  бер танышу булды. Мин үзебезнең галимнәребез һәм Татарстан белән горурланам. Чит илләрдә безнең галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнгәннәр һәм хәзер дә яхшы беләләр. Шулай ук Казанга килгән чит ил дин әһелләре соклануларын яшермиләр. Яшьләрнең  дә төрле телләрне өйрәнергә, гарәпчәне яхшы белергә һәм үзебезнең дини мирасыбыз белән горурлануларын телим”, -диде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана