28 сентябрьдә Чирмешән районы авылларында яшәүче күпбалалы мохтаҗ гаиләләргә корбан итләрен өләшү башланды. “Моңа кадәр корбан итләрен район үзәгендә генә тарата идек. Хәзер социаль яклау бүлегеннән мохтаҗлар исемлеген алдык та, авыллар буйлап йөрергә булдык”, - диде район мәчете имам- хатыйб Хәбир хәзрәт.
Чирмешән хәзрәтләре төрле гаиләләрдә булдылар, алар арасында руслар, чувашлар да бар.