Татарстан мөфселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме уңаеннан Яшел Үзән психо-неврология диспансерында тәрбияләнүчеләр өчен корбан ашы уздырды.
Интернатта яшәүче 100 кеше 24 сентябрьдә Яшел Үзәннең җәмигъ мәчетендә булдылар. Биредә хәзрәтләр аларга вәгазь укыдылар , нәсихәтләрен җиткерделәр.
Моннан тыш “Зәкят” фонды вәкилләре К.Тинчурин артистлары белән бергә “Гармония” картлар йортына бардылар. Биредә дә алар бәйрәм уңаеннан өлкән яшьтәгеләргә игътибар күрсәтеп, аларга хөрмәт күрсәттеләр, табын әзерләделәр.
“Зәкят” фонды әлеге хәйрия ашларын уздыруга ярдәм итүче иганәчеләргә рәхмәт белдерә.