Татарстаннан “ТР МДН Хаҗ” программасы буенча хаҗ кылучыларның беренче төркеме Мәккәдән Мәдинәгә килеп җитте. Биредә алар Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетендә булдылар һәм кунакханәләргә урнаштылар. Кунакханә мәчеттән 300 метр ераклыкта гына урнашкан. Шулай ук хаҗилар Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) каберенә зиярат кылдылар, экскурсияләргә йөрделәр.
Беренче төркем хаҗиларның самолеты Мәдинәдән Казанга 1 октябрьдә очар дип көтелә. 2 октябрьдә төнге сәгать бер тулып 25 минут узгач Казан аэропортында булырга тиешләр.