23 сентябрь көнне Югары Ослан мөхтәсибәте тарафыннан җыелган гошер садакасының бер өлеше картлар йортына тапшырылды. Картлар йорты җитәкчелеге имам- мөхтәсиб Гали хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде.
Гошер ул – зәкятнең бер төре. Аның төгәл нисабы (күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле). Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә китерә ала.