Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Бүген мәчетләр каршындагы курслар – дини тәрбиянең бер өлеше”

29 сентябрь 2015 ел 14:55

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы башланды. Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы мөфтие урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге баш белгече Илгиз Сарманов катнашты.

Дини форум изге Коръән аятьләре укудан башланып китте. Аннан соң форум кунакларын РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин сәламләде. Ул бүгенге пленар утырышның мәчетләр каршындагы курслар укытучыларына юнәлтелгәнлеген искәртеп, иртәгә уздырылачак утырышта мәдрәсәләр, РИИ, Казан ислам университеты мөгаллимнәре катнашачагын билгеләп узды. РИИ ректоры башлангыч белем бирү системасының мөселман мәгарифенең мөһим өлеше булуын ассызыклап, бүген Татарстанда мәчетләр каршындагы курсларда 30 меңләп мөселман – балалар гына түгел, өлкәннәр дә ислам хакында беренчел гыйлем алуына, шуңа бәйле рәвештә әлеге курсларның мөгаллимнәре җилкәсенә бик зур җаваплылык төшүенә игътибарны юнәлтте. Ул июль аенда “Намус иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы 125нче Федераль законга төзәтмәләр кертү турында”гы 261нче Федераль закон имзалануын, аның нигезендә хәзер мәчетләр каршындагы курсларда белем бирүгә лицензия таләп ителмәве турында әйтте. “Бүген мәчетләр каршындагы курслар – дини тәрбиянең бер өлеше. Хәзер Татарстанда мәдрәсә шәкерТләре җәмгысе 3 мең тирәсе булса, дини курслар аша 30 мең кеше уза”, – диде ул үзенең чыгышында.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин югарыдагы мәсьәләнең уңай якка хәл ителүенә шатлыгын белдереп, яңа законның курсларда башлангыч дини белемнең ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган программа нигезендә бирелү шарты белән кабул ителүен әйтеп узды. Бу уңайдан шуны да билгеләп үтик: бүген форумда катнашкан һәр мөгаллимгә әлеге программалар таратылды. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдулла Әдһәмовның “Гакыйдә”, ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты иҗтимагый фикер һәм ислам белеме тарихы бүлеге мөдире Дамир Шаһавиевның “Ислам агымнары һәм төркемнәре” уку әсбаплары бүләк ителде. Әлеге китаплар нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йортында бастырылган.

ТР мөфтие урынбасары Татарстан җирлегендә имам Әгъзам Әбу Хәнифә, ягъни хәнәфи мәзһәбе таралуын искәртеп, дини белемнең дә шуңа нигезләнеп бирелергә тиешлеген ассызыклады. Ул мәчетләр каршындагы курслар мөгаллимнәренең берничәсенә дини белем бирү сыйфатын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан имзаланган рәхмәт хатларын тапшырды.

Казан каласы хакимияте взкиле Илгиз Сарманов исә башлангыч дини белем бирү юнәлешендә бердәмлек заруриятен ассызыклап узды һәм, мөселман җәмгыяте һәрьяктан үрнәк булырлык җәмгыять булсын иде, дигән теләк җиткерде.

Халыкара дини форумда, тәҗрибә уртаклашу максатыннан килгән Марокко, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре һәм Татарстаннан 500дән артык мөгаллим катнаша.

Рәсми чыгышлардан соң, чараның пленар утырышы башланды. Иң элек Мароккодагы Әл-Карауин университетының теология факультеты профессоры Әл Әмин Криуоар чыгыш ясады. Аерым алганда, ул Мароккода бүген шәригать фәннәрен укыту дәрәҗәсе, тәҗрибәсе һәм аның офыклары турында бәян итте. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре галиме Асләм Мөхәммәд Зәкәрия Һиндстан мөселман югары уку йортларында укыту процессын оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләде. Татарстан галимнәре, дини даирә вәкилләре чыгышлары “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү” мәсьәләләрен ачуга корылды.

Пленар утырыш, 12.00дә намазга һәм төшке ашка бүленгәннән соң, 13.00дә лекторлар чыгышлары белән яңадан дәвам итте. Төштән соң, аерым алганда, мөселман лагерьларын оештыру, мәчетләр каршындагы мөгаллимнәрнең квалификациясен күтәрү курсларын оештыру, әлеге курсларга дингә өйрәтү (“Гакыйдә” һәм “Тәҗвид” мисалында), дини оешмаларда яшьләр белән эшләүнең һәм социаль эшчәнлек оештыруның заманча алымнары һәм таләпләр дигән темаларга чыгышлар каралган.

II пленар утырыш иртәгә 10.00дә “Казан” милли мәдәни үзәгендә башлана. Анда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәгенең ТРда ислам мәгарифе системасын реформалаудагы роле; урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын кертү: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары, шушы стандартларга туры китереп, уку фәннәренең эш программаларын/укыту-методик комплексларын эшкәртүдә эшне оештыру һәм гамәлгә ашыру; мәдрәсәләрдә практика һәм чыгарылыш сынауларын оештыру; Россиядә дини белем бирү оешмаларын җәмгыяви аккредитацияләү мәсьәләләре; имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы әзерләгәндә киң мәгълүматлылык формалаштыру һәм компетентлы якын килү һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышу көтелә.

Форумга нәтиҗәләр ясау һәм резолюция кабул итү шулай ук иртәгәгә билгеләнгән.

Искәртеп үтик: чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарфыннан, Казан федераль университеты һәм Россия ислам институты белән берлектә 2011 елдан бирле уздырылып, дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү мәйданчыгы ролен башкаруын дәвам иттерә.

"Татар-информ" Ләйсән Исхакова

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана