«Шура» дини альманахының унынчы саны дөнья күрде. ТР МДНнең “Хозур” нәшрияты әзерләп бастырган җыентыкта җомга вәгазьләре урын алган. “Шәригатьнең максатлары”, “Тормыштагы сынаулар турында”, “Гадел булу”, “Аллаһы ризалыгы өчен хезмәт кылу”, “Коръәннең бөек фазыйләте” дип аталган вәгазьләр һәм башка дини мәкаләләр Ислам кыйммәтләрен төрле яклап ачып бирә.
Чаллының “Ак мәчет”е имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге әзерләгән дини язмалар урнаштырылган.
Быел мәүлид ән-нәби – Пәйгамбәребез туган көне 22 декабрьгә туры килә. Альманахта шул көнгә багышланган Мөхәммәд галәйһиссәлам кыйссалары да урын алган.
Дини альманахның гамәлгә куючысы вә нәшире: Үзәкләшкән дини оешма- Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте. Басма кварталга бер тапкыр чыга.