Болгарда “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла

06 октябрь 2015 ел 11:48

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2015 елның 8 октябрендә Болгар шәһәрендә “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы”  дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Әлеге конференция Татар дин галимнәре елы кысаларында «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан оештырыла.

Бабаларыбыз ислам кабул иткән Болгар шәһәрендә уздырылучы дини һәм тарихи яктан зур әһәмияткә ия конференциядә Татарстан һәм Россия төбәкләре, Төркия, Мисыр, Сүрия һәм башка чит ил дин әһелләре, галимнәре, кунаклары катнаша.

Фәнни-гамәли сөйләшүдә дин, фән әһелләренең чыгышлары, яңа китаплар тәкъдим итү көтелә. Имамнар өчен оештырылган алты айлык “Изге Коръәнне дөрес уку” һөнәри әзерлек курсын рәсми рәвештә ачу ниятләнелгән.

Матбугат чараларын 5 октябрьгә кадәр аккредитация үтәргә чакырабыз.

Элемтә өчен: ТР МДН матбугат хезмәте тел. 8(843)264-60-38  info@dumrt.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана