Кайбыч районы мөхтәсибәтендә мәхәлләләрдә җыелган бәрәңгеләрне Казан шәһәре мөселман уку йортларына җибәрү оештырылды. Мәхәллә халкы быел да әлеге изге эштә бик теләп катнашты һәм авыллардагы мәчетләргә бәрәңге, кишер, суган, кабак һәм ташкабакларны китерделәр. Быел райондагы мәхәлләләрдән 270 капчык бәрәңге җыелды, аларның 40 капчыгы Кайбыч районы Федоровский авылындагы картлар йортына тапшырылды, ә калганы Казан шәһәре "Мөхәммәдия" һәм "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдәсәләргә озатылды. Аллаһы Тәгалә әлеге изге эшкә үз өлешен керткән барлык мөселман кардәшләребезгә дә саулык саләмәтлек, җан тынычлыгы һәм бәракәтен насыйп итеп, киләсе елларга тагын күп уңышларга ирешергә насыйп әйләсә иде.
Гошер ул – зәкятнең бер төре. Аның төгәл нисабы (күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле). Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә китерә ала.