Әтнәлеләр гошер җыя

30 сентябрь 2015 ел 17:21

Гошер сәдакалары җыеп, мохтаҗларга илтеп бирү безнең районда яхшы оештырыла, дип язалар әтнәлеләр. Бу хакта "Әтнәләргә гошер өчен рәхмәт" район газетасында язма чыккан.

"Гошер җыюда мөхтәсибәтнең, авыллардагы мәчет дин әһелләренең ярдәме зур. Шунысы да бар, күп очракта конкрет ярдәм күрсәтелә. Яңа гына редакциягә Рәхмәт хаты тотып Күшәр авылы мулласы Фәтхрахман Сәфәров керде. ”Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры имзасы салынган хатта: “...Соңгы елларда илебездә динебезне торгызу, халкыбызның ислам диненә карата булган ихтыяҗын канәгатьләндерү юнәлешендә зур эш башкарыла. Быел да Сезнең тарафтан җибәрелгән гошер сәдакасын кабул итеп алдык. Казан югары мөселман мәдрәсәсе “Мөхәммәдия” күрсәткән ярдәмегез өчен Сезгә үзенең олы рәхмәтен җиткерә”, - дигән юллар бар.

Яңа Кенәрдәге сәламәтлекләре чикләнгән укучылар, тәрбияләнүчеләр өчен махсус (коррекцияләү) VIII төр дәүләт бюджетындагы белем бирү интернат мәктәбе дирекциясе исеменнән дә шундый ук хат килде. “Мокшы, Ташчишмә, Иске Өңем авылларыннан безне кайгыртып бәрәңге һәм яшелчәләр җыеп китергән мәчет муллалары Фәрит Хәбибрахманов һәм Габделнур Әскаровка, авыл халкына, җыеп, алып килүне оештырган Хөрмәтулла Сибгатуллин, Рафил Сибгатуллин, Зиннур Әскаров, Әнәс Галимов, Самат Бәйрәмовка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сәдакаларыгыз кабул булсын”, - диелгән интернат мәктәбе директоры Ленар Вәлиев җибәргән Рәхмәт хатында".

atnya-rt.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана