Кече авылда зур бәйрәм

01 октябрь 2015 ел 13:44

19 сентябрь көнне Әгерҗе районы Татар Чилчәсе авылында   мәчет ачылу тантанасы узды.  Татар Чилчәсе авылына 1926 елда нигез салына. Бу авылда 1927 елда - 92 кеше   булган, 1992 елда - 67 кеше, бүгенге көндә авылда 18 хуҗалык исәпләнә.

     Кечкенә авыл булса да, гөрләп яши Татар Чилчәсе.  Халыкның күмәк көче белән авыл уртасында бик күркәм мәчет төзелде. Мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәтүче, төзелеш материаллары белән тәэмин итүче  бертуган Марат, Мансур, Малик Мөхәммәдиевларның уртак омтылышы, тырышлыгына рәхмәтле бүген авыл халкы. Күркәм башлангычка нәсел җепләре шушы авыл белән бәйле булган hәркем кулыннан килгәнчә үз өлешен кертә. Матди ярдәм күрсәткән Габдрахмановлар, Сәмигуллиннар, Миңнебаевлар гаиләләрен дә зур рәхмәт. 

 "Бердәмлектә - көч", - ди халык мәкале. Инде җимерелеп беткән ташландык бина урынын  чистартып, корыган карт агачларны кисеп булачак мәчет урынын чистарту эшләре, яңа мәчет бинасын сафка бастыру - барысы да Татар Чилчәсе халкының олысы-кечесе ярдәмләшеп эшләгәнгә күрә, тиз арада  башкарыла.

Әлеге изге эшнең башында торган Харбик хәзрәт Сабиров турында авылдашлары: "Куллары - алтын, йөрәге саф, калебе пакь, иманы камил  ", - диләр. Авыл уртасында калкып чыккан курчак өе сыман  күркәм мәчеттән яңгыраган азан, анда укылган намазлар киләчәктә Татар Чилчәсе авылын афәтләрдән, бәла-казалардан саклар, иншаллаh!   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана