Мөселман һәм православ яшьләре Казан епархиясендә әңгәмә корды

01 октябрь 2015 ел 16:01

Кичә ТР МДНнең яшьләр бүлеге хезмәткәрләре яшь мөселман активистлары белән  Казан епархиясендә православ яшьләре белән очрашып, җылы әңгәмә корды. Ике конфессия вәкилләренең беренче тапкыр гына очрашулары түгел. Бу юлы яшьләр стереотиплар хакында сөйләште. Аерым алганда, сүз дин, югары әхлакый сыйфатларга ия буын тәрбияләү, гаилә кору турында  барды.

Кунак буларак чакырылган Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге баш белгече Илгиз Сарманов әйтүенчә, рәсми булмаган динара чаралар уздыру бик әһәмиятле роль үти. Алар яшьләргә бер-берсе белән якыннан танышырга, төрле яклап ачылырга яхшы җирлек булып тора.

Озакка сузылган әңгәмәдән соң яшьләр уртак фото ясады һәм киләсе очрашуларын нәзарәттә оештыру нияте белән таралышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана