Татарстан хаҗилары кайта башлады

02 октябрь 2015 ел 09:52

2 октябрьгә каршы төндә Татарстан хаҗиларының бер өлеше туган җирләренә аяк басты. “ТР МДН ХАҖ” программасы кысаларында изге сәфәргә барган 98 хаҗины Казан аэропортында туганнары-якыннары, нәзарәт вәкилләре, хаҗ сәфәрен оештыручылар каршы алды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Шамил хәзрәт Касыймов җитәкчелегендәге ике төркемнең хаҗ сәфәрләре тәмам. Киләсе төркем 4 октябрьдә, соңгы төркем 11ендә кайтыр дип көтелә.

Нияз хәзрәт хаҗ сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашып: “Хаҗ ул бик зур гыйбадәт. Барлык хаҗилар бер гаилә булып яшәделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Җитәкчеләр бик яхшы вәгазьләр сөйләделәр. Чит җирләрдә, сәфәр вакытында авырлыклар булмый калмый, Аллаһы Тәгалә һәрберебезне анда сыный. Шунысы сөенечле, безнең зур проблемалар булмады. Бөтен хаҗилар да сау-сәламәт, изге сәфәрләреннән канәгать. Барчабызның хаҗлары кабуллардан булсын!” – диде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана