1 октябрьдә Балтач үзәк мәчетендә, чираттагы имамнар җыелышы узды. Җыелышны имам-мөхтәсиб Җәлил хәзрәт Фазлыев Коръән укып, дога кылу белән башлап җибәрде һәм сүзне Рамил хәзрәткә бирде. Ул үз чиратында мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә укулар башлануын, Балтач мөхтәсибәтенең үз сайты булуы турында хәбәр итте. Гошер бирүнең мөһимлеге турында сөйләде, авыллардан аны җыеп, Казан мәдрәсәләренә һәм мәчетләренә озатуы турында әйтте, имамнарга олы рәхмәтен белдерде.
Мөгаллимә Рәйсә Рамил кызы Зарипова Дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр халыкара җыелышы турында сөйләде. Хаҗ бүлеге җитәкчесе Илшат хәзрәт, Аллаһы боерса, хаҗиларыбыз кайтасын белдерде.