"Ак мәчет" мәдрәсәсендә якшәмбе курслары башланды

05 октябрь 2015 ел 09:24

Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә якшәмбе курслары башлану уңаеннан тантаналы чара үтте. Шәкертләр каршында уку йорты директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиев чыгыш ясады. Ул аларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде, мәдрәсәдәге тәртипләр белән таныштырды. Шәкертләргә “Ак мәчет – кичә, бүген, иртәгә” дип исемләнгән презентацион ролик күрсәтелде.

Җыелыштан соң шәкертләр аудиторияләргә таралышты, мөгаллимнәре,  төркемдәшләре белән якыннан таныша алды. Төрле сәбәпләр аркасында ял көннәре дәресләргә килә алмаганнар өчен уку эш көннәрендә оештырылачак. Чара кысаларында мәдрәсәнең кичке бүлегендә укырга теләүче хатын-кызлар өчен әңгәмә уздырылды. Төп шарт –гарәпчә укый белү.

2014-2015 елгы уку елы нәтиҗәләре буенча якшәмбе курсларында 77 төркемдә 1168 кеше белем алган һәм елдан-ел әлеге күрсәткеч уңай якка үзкәрә. Аларга 55 мөгаллим белем бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана