Лениногорскида мөслимәләр җыелышы үтте

06 октябрь 2015 ел 11:05

5 октябрьдә Ленингорск шәһәре “Ихлас” мәчетендә район мөслимәләре җыелышы үтте. Авыл җирлекләреннән килгән 30 якын мөслимә җәй айларында ирешкән уңышлары, проблемалары һәм планнары белән бүлеште.

Районда мөселман хатын-кызлары оешмасын җитәкләгән Ләйлә ханым Гимранова соңгы айларда мөслимәләрнең эш нәтиҗәләрен фотопрезентация аша тәкъдир итте һәм гүзәл затларга дингә җәлеп итүдә, яшьләргә әдәп-әхлак кагыйдәләрен җиткерүдә активлык күрсәтергә, чаралар оештырырга өндәде. Очрашу барышында мөслимәләр бу юнәлештәге эш алымнарын барлады, авылларда мөселман өммәтен берләштерү, ислам кыйммәтләрен тарату турында да аерым сөйләшү алып барды.

Чарага килгән мөслимәләр каршында мәчет имамы Булат хәзрәт тә чыгыш ясады һәм хатын-кызлар өчен оештырылган дини курсларга чакырды. Очрашу мөслимәләр өчен оештырылган корбаш ашы белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана