Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Дини гыйлемне ныгытырга кирәк"

06 октябрь 2015 ел 10:24

Бу көннәрдә Мәскәдү «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясе үткәрелә. Аның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм  дөньяның 13 ислам иленнән килгән вәкилләр катнаша. Конференция радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максатыннан оештырылды.

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында төрле ислам кыйммәтләренә каршы килгән секталар белән көрәшне дини наданлыкны бетерүдән башларга кирәклеген ассызыклады.

“Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә. Без барыбыз да әлеге авыруның киң колач җәйгәнен таныйбыз, әмма хәзер дәва турында уйларга вакыт. Беренче чиратта дини гыйлемне ныгытырга кирәк”, - дип белдерде ТР МДН рәисе.

Камил хәзрәт фикеренчә, Россиядә бердәм фәтвәләр һәм замана таләпләренә туры килгән югары белемле дин белгечләрен туплаган мөселман галимнәре берлеген булдыру кирәк. Дини секталарга тиешле җавап кайтару өчен шулай ук аларның эш мотивларын, дәлилләрен өйрәнү тиешле.

Мөфти шулай ук федераль каналларда традицион исламны аңлатучы дин белгечләренең аз күренүен һәм ил эчендә дини уку үзәкләренең эшчәнлеген көчәйтү, аны халыкара дәрәҗәгә күтәрү мөһимлеге турында  әйтте.

Конференциядә катнашучыларны шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – РФдә ТР вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Россия – ислам дөньясы” стратегик төркем координаторы  Венимамин Попов сәләмләде.

Мөселман руханиларының әлеге конференциядәге эш нәтиҗәсе буларак “Ислам һәм терроризм”дип аталган декларация кабул ителә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана