Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Яңа Чишмә районында булды. Биредә ул имамнарның чираттагы җыелышында катнашты.
Җыелыш үзәк мәчеттә узды. Анда районның яңа имам-мөхтәсибе сайланды. Бу вазыйфаны хәзер Илгиз хәзрәт Әшрәпов башкарачак.
Әлеге чарадан соң район имамнары корбан ашына җыелдылар.