Елхово авылында балалар катнашында Корбан бәйрәменә багышланган чара үтте. Әлеге чараны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ачып җибәрде. Ул укучыларга бәйрәмнең әһәмиятен аңлатты. Шулай ук укучыларны Елхово авылы советы башлыгы Дания Хәйрисламова, мәктәп директоры Гөлфирә Гафиятуллина, мәчет имамы Искәндәр хәзрәт Фәсхетдинов тәбрикләде.
Балалар Корбан бәйрәменә багышланган шигырьләр сөйләделәр, Коръәннән сүрәләр укыдылар, дини җырлар башкардылар. Чара мул табыннар артында корбан ашы белән тәмамланды.