6 октябрьдә Апас районы Бакырчы авылы мәктәбендә Корбан ашы үтте. Чарада ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, бүлек белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, Бакырчы авылы имамы Шәүкәт хәзрәт, администрация вәкилләре, авыл халкы һ.б. Мәҗлескә килгән халык тәкъвалык, балаларга дини тәрбия бирү, Аллаһка мәхәббәт уяту хакында вәгазьләр, мөнәҗәтләр тыңлады.
Аллаһ рәхмәте белән Бакырчы авылында ислам кануннары буенча яшәүчеләр елдан-ел арта. Корбан бәйрәм уңаеннан мәчеткә җыелган халыкның да күп булуы да авыл халкының дингә битараф булмавы турында сөйли.