Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә танылган табиб, күпсанлы китаплар авторы Галимә Харисова дәресләре үтә.
5-9 октябрь көннәрендә оештырылган әлеге дәресләргә атна дәвамында 200 дән артык мөселман кардәшләребез килде. Үз вәгазләрендә Галимә ханым сәламәт яшәү нигезләре, җәмгыятебездә булган рухи һәм физик авыруларны дәвалау хакында сөйли. Шулай ук балалар тәрбияләү ата-ана үрнәгендә булырга тиешлелеге, гаиләдә ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында да аңлата.
Мәдрәсә мөгаллимнәре өчен булган дәресләрдә Галимә ханым гарәп хәрефләрен җиңел итеп истә калдыру методикасын һәм Коръәнне аңлап уку нигезләрен өйрәтә.