Чаллының "Татарстан" кунакханәсе мөселманнар өчен махсус бүлмәләр җиһазлады

07 октябрь 2015 ел 17:40

Чаллының өч йолдызлы  “Татарстан” кунакханәсе  мөселман клиентлары өчен аерым бүлмәләр җиһазлады. Бу эш  ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты тарафыннан хупланды.  Ошбу хакта кунакханәнең генераль директоры Валентин Никитович Голубев болай ди: “Хәзерге моментка шаһәдәтнамә алынган   номерлар саны 8. Алар быелның 2 октябреннән клиентлар кабул итәргә әзер.  Алтысы бер бүлмәле стандарт номерлар, икесе ике бүлмәле югарырак комфортлы. Мөселманнар өчен булган  номерларның бәясе прайс-биттәге стандарт бәядән аерылмый. Бүлмәләрдә намаз уку өчен барлык шартлар тудырылган: кыйбла юнәлешен күрсәткән күрсәткечләр, намазлык, русча, татарча тәфсире белән Коръән, дисбе, түбәтәй һәм яулык,  туалетта комган бар.”

“Ә сез мөселман клиентларын  ничек җәлеп итәчәксез?”- дигән сорауга Валентин Никитович кунакханә  сайтында яңа хезмәт турында хәбәр урнаштырылачагын,  номерга  бронь заказы бирелгәндә бронь хезмәткәре  мөселман республикаларыннан килергә теләүчеләргә һәм шулай ук башка мөселман кешеләренә дә  бу хакта даими җиткереп торачагы хакында әйтте. Әлбәттә, мөселман илләреннән дә кунаклар көтелә.

Түбәндә “Хәләл” комитетының экспертлар бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов  әлеге вакыйгага, һәм гомумән, соңгы чорда хәләллекне тормышка кертү юнәлешендә башкарылган башка чараларга  комментарий бирә:

- Хәләллекне тормышка кертү эше киңәя. Мәсәлән, хәзерге вакытта “Хәләл” комитеты Татарстанның сәламәтлек саклау Министрлыгы белән шул юнәлештә сөйләшүләр алып бара. Бүгенге көнгә Министр янында  өч киңәшмә булды. Аларның нәтиҗәсе шул – Балаларның республика клиника шифаханәсе балаларны сөннәткә утырту буенча сертификат алырга гариза бирде. Бу мәсьәлә инде тикшерелде, хәл ителде. Министрлык ни өчен бу мәсьәләгә уңай карый? Чөнки моңача сөннәткә утырту өйләрдә, башка гигиена-санитария нормаларына туры килми торган урыннарда үткәрелде. Операция өстәлләрендә түгел. Шул сәбәпле үлем очраклары да кабатлана, төрле ялкынсыну була. Хәтта сөннәткә утырту аерым бер бизнеска әйләнде. Бу хезмәтне күрсәткән өчен бәяләр дә төрле иде. Министрлык шуларны күздә тотып аның буенча берничә ел элек үк регламент – аны үткәрү тәртибен эшләде. Һәм менә аны тормышка кертер вакыт җитте.   

Сөннәткә утырту белән аерым табиблар шөгыльләнәчәк.  Алар өчен Россия ислам институтында укулар уздырылачак, дин таләпләре аңлатылачак.  Бу эшкә лицензияне министрлык бирәчәк. Аларның саны күпме булыр – ансын әлегә әйтә алмыйм. “Хәләл” комитеты сөннәткә утыртылучылар өчен паспорт эшли. Анда баланың исем фамилиясе, атасы исеме, яше, сөннәткә утыртучысы язылачак. Һәм алар теркәләчәк. Ягъни сөннәткә утырту эшенә рәсмилек бирелә, аны үтәүчеләр закон алдында җаваплылык тоеп эшләячәк.

Төркиядә, Үзбәкстанда, Урта Азиянең башка республикаларында  сөннәткә утыртуга зур игътибар бирелә. Ул бер бәйрәм буларак билгеләнә. Төркиядә сөннәткә 12 яшьтән утырталар. Ягъни бу ир бала өчен бәлигълык яшенә җитүне дә аңлата торган йола. Әмма безнең татарда әле мондый бәйрәмнәр юк. Бәлкем киләчәктә булыр да.

Икенче мәсьәлә - мөселман хатын-кызларына бала тудыру йортларында намаз уку мөмкинчелеге тудыру. Шулай ук мөслимәләр хатын-кыз акушерлар белән эш итәргә тели. Мондый шартлар булмаганда, алар чит илләргә дә китәргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә зур чыгымнар тотыла.  Медицина туризмы дигән термин менә шул сәбәпләр аркасында  барлыкка килгән дә инде. Безнең һәм Сәламәтлек министрлыгының теләге – Татарстанны мөселманнарга медицина хезмәте күрсәтү үзәге итү.  Рәсәй төбәкләрендәге мөслимәләр чит илләргә йөрмәсен, балаларын  безгә килеп сөннәткә утыртсыннар, чөнки Татарстанда моның өчен белгечләр дә, җиһазлар да бар. Шифаханәләрне хәләл ризык белән тәэмин итү дә хәл ителеп килә. Бүгенге көндә балалар бакчаларындагы, мәктәпләрдәге туклануда   дуңгыз компоненты  юк. Казанда шифаханәләргә туклану хезмәте күрсәтү белән берничә  җәмгыять шөгыльләнә. Аларның берсе  инде “Хәләл” комитетына гариза бирде. Хәзер без аларның моңа әзерлеген  тикшерәбез.

Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанда берничә кунакханә хәләллеккә шаһәдәтнамә  алды. Шуларның берсе Чаллының “Татарстан” кунакханәсе. Без аларда тикшерү үткәрдек, тәкъдимнәрне җиткердек. Бүгенге көндә алар үтәлгән. Кунакханә җитәкчелеге бу эшкә бик җаваплы карый. Мөселманнар өчен булган номерларда хәтта кайсы телеканалларда Ислам әдәбенә сыймаган тапшыруларның булуы хакында кисәтмә дә бар. 

Хәлил Шәрипов, Чаллы мөхтәсибәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана