Бүген Спас районы Болгар музей-тыюлыгында "Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы" фәнни-гамәли конференциясе кысаларында "Изге Коръәнне дөрес уку" 6 айлык һөнәри әзерлек курслары ачылды. Анда 30 лап кеше дин ягыннан белемнәрен тирәнәйтәчәк. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин моны Болгар җирлегендә Ислам академиясе ачылуга беренче адым, дип атады.
"Без бу академияне көндәшлеккә чыдам, дөньякүләм югары уку йортлары белән бер дәрәҗәдә булуын теләр идек. Шуңа да анда эшләү өчен иң яхшы мөгаллимнәрне генә туплаячакбыз. Бүген ачылган курслар исә шул академия кысаларында эшләячәк", - диде ул журналистлар белән аралашу вакытында.
Курсларга белем бирүчеләргә килгәндә, Төркиядән инде ике белгеч чакырып китерелгән. Академиядә шулай ук Казан федераль университеты, чит илләрдән белгечләр алдыру күздә тотыла. Ректорның кем булуы әлегә төгәл билгеле түгел. Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, кандидатлар инде бар.
"Татар-информ"