Сүрия дин галимнәре алты ел дәвамында басмага әзерләнгән Коръән нәсхәсен бүләк иттеләр

09 октябрь 2015 ел 14:20

Бүген “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы" фәнни-гамәли конференциясенә килгән чит ил кунаклары- ислам дөньясы галимнәре Кол Шәриф мәчетенә җыелды.

Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Сүрия дин белгечләре әзерләгән, нәшер иткән Коръән басмасын тәкъдим итү чарасы булды.  Әлеге Изге китап нөсхәсен басмага әзерләү өчен Сүрия дин белгечләре тарафыннан махсус комиссия төзелгән. Дин белгечләре, беренчедән, Коръән сүзләренең дөрес язылышына, икенчедән, матур язылышына игьтибар юнәлткәннәр. Һәм моннан тыш  бер елдан артык вакыт эчендә,  барлык төзәтмәләр исәпкә алынып, басманың аудиоязмасы эшләнгән.  

Коръәннең яңа басмасын әзерләү өчен оештырылган махсус комиссия әгъзалары Якын көнчыгыш илләре Голәмәләр шурасы җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Буты һәм Сүриянең зәкят фонды җитәкчесе Бәдыйг Сәет әл-Ләхмән Изге Китапның бер нәсхәсен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бүләк итеп бирделәр. Шулай ук алар Изге Китапны басмага әзерләүдәге тәҗрибәләре белән утаклашырга әзер булулары хакында әйттеләр.  

Мәгълүм булганча, 8 октябрьдә Болгарда дөньяның иң зур Коръән китабы урнашкан  "Истәлек билгесе" бинасы конференц-залында "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарада Болгар ислам академиясен оештыруга беренче адымнар ясалды: халыкара дини конференция уздырылды, алты айлык Коръән өйрәнү курслары ачылды. Бу чаралар ислам дөньясында билгеле белгечләрне республикабызга җыйды. Конференция кысаларында динебезне ныгыту һәм мөселманнарның гыйлемен күтәрү максатыннан күп сандагы очрашулар, сөйләшүләр булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана