Әлеге фәнни-гамәли сөйләшү Көнчыгыш Европада сакланган тарихи Зынҗырлы мәдрәсәсенә 515 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Шулай ук конференция мәдрәсәгә нигез салган Миңлегәрәй ханны искә алу чарасы булып тора. Зынҗырлы мәдрәсәсе Кырым ханы Миңлегәрәй тарафыннан 1501 елда төзелгән Конференцияне Кырым Республикасы Министрлар советы, Кырым мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды оештырды.
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырымда конференцияне тантаналы ачуда катнашты. Мөфти хәзрәтләре үзенең чыгышында: "Кырым мөфтияте белән ислам мәгарифен торгызу, ныгыту өлкәсендә без үзара хезмәттәшлек итәргә әзер. Без инде бу юнәлештә эшне башлап җибәрдек. Кырымнан 56 студентны кабул иттек. 8 октябрьдә Болгар ислам академиясен ачтык. Зынҗырлы мәдрәсәсе шәкертләре әлеге академия кысаларында да гыйлемнәрен ныгытыр дип уйлыйм, Алла боерса. Шулай ук Россия мөселман галимнәре берлеге төзелер һәм әлеге берлек дини тәгълиматны үстерүдә булышлык күрсәтер, уртак фетфәләр чыгаруга ярдәм итәр. Бер фикердә булып динебезгә хезмәт итәрбез”, - диде. Аннары мөселман кардәшләребезне хиҗри буенча яңа ел һәм гашура көне белән тәбрикләде.
Тарихтан билгеле булганча, Зынҗырлы мәдрәсәсен икенче төрле «Чылбырлы мәдрәсә» дип тә йөртәләр. Бакчасарайның Хан сараеннан ерак түгел, Салачик дип аталган җирдә Зынҗырлы мәдрәсәсен төзеткән хан Миңлегәрәй Хаҗигәрәй улы: «Фән һәм мәгърифәтчелек алдында бөтен кеше баш ияргә тиеш», – дип әйткән. Шуңа да мәдрәсәгә кергәндә, ике якка ачыла торган ишек өстенә беркетелгән чылбыр-зынҗыр аша беркем дә баш ими керә алмаган, фәнгә хөрмәт йөзеннән «Белем Әхрамы»на баш иеп керергә тиеш булганнар. Урта гасырларда Европада Зынҗырлы мәдрәсәсен кырым татарларының милли университеты итеп кабул иткәннәр.Заманында әлеге мәдрәсә Европада колледжлар һәм университетлар системасын барлыкка китерүгә һәм үстерүгә этәргеч ясаган.