Чаллыда дин әһелләре һәм дөньяви галимнәр эшчәнлеге барланды

12 октябрь 2015 ел 11:30

9 октябрьдә традиция рәвешендә Чалының "Ак мәчет"ендә галимнәр өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чарада дин әһелләре һәм галимнәрнең уртак эш планнары хакында әңгәмә корылды.  “Ак мәчет” мәдрәсәсе эшчәнлеген шәһәребезнең югары уку йортларында белем бирүче галимнәр белән бергәлектә алып бара. Алар мәдрәсәгә килеп төрле кызыклы темаларга лекцияләр, семинарлар үткәрәләр. Өченче ел рәттән конференцияләр үткәрелеп килә. Беренче ел республика күләмендә булган булса, быел инде март аенда I ХАЛЫКАРА ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ үтте. Әлеге чараның темасы: "ҖӘМГЫЯТЬ ТОРМЫШЫН ТОТРЫКЛАНДЫРУДА ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ".  
Конференциядә чыгыш ясаган галимнәрнең чыгышларын тыңлаганнан соң бер нәтиҗәгә килергә була: "Җәмгыять тормышының тотрыклыгына бары тик дини һәм дөньяви галимнәр бергә эшләгәндә генә ирешеп була". 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана