Хәзергесе заманда ата-аналар балаларына дөньяви белем белән беррәттән дини гыйлем дә өйрәтергә телиләр. Ләкин куп гаиләләр бу эшне нәрсәдән башларга белмиләр. Сабыйларга нәрсә сөйләргә? Ислам динен ничә яшьтән өйрәтергә? Шушы сорауларга җавап итеп, быел Чирмешән мәчетендә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге нәниләр өчен Ислам нигезләре буенча курслар башланды.
Дәресләрдә балалар бик актив рәвештә киләчәктә Коръәнне укыр өчен гарәп хәрефләре, кыска догалар, намаз нигезләрен өйрәнәләр.