Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Төркиянең Казандагы консуллыгында булды. Биредә ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөселманнары исеменнән Төркиянең Әнкара шәһәрендә килеп чыккан теракт уңаеннан кайгы уртаклашты. Мәгълүм булганча, 10 октябрь көнне Әнкарадагы терактта 97 кешенең гомере өзелде, 250дән артык кеше яраланды.
Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ялтада уздырылучы "ИСЛАМ МӘГАРИФЕ: ТАРИХИ ТАРМАКЛАР ҺӘМ ЯҢАРЫШ ЮЛЛАРЫ” дип аталган халыкара конференциядә катнаша. Консуллыкта узган очрашуда Рөстәм хәзрәт Хәйрулин мөфти Камил хәзрәтнең кайгынамәсен җиткерде. Әлеге кайгынамәдә: "Күп сандагы кешеләрнең гомерләрен өзгән фаҗигале хәл күңелләрне тетрәндерде. Терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын. Террорлык гамәлләрен берни дә аклый алмый. Аллаһы Тәгалә авыр кайгы, әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын", - диелә.
Камил хәзрәтнең сүзләрен җиткереп:“Без фаҗигага тарыганнарның кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең якыннарына, гаиләләренә сабырлык, түземлек бирүне сорыйбыз, зыян күргәннәргә тизрәк савыгуларын телибез”, - диде Рөстәм хәзрәт.
Татарстан мөфтие урынбасары белән бергә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан атакай да кайгы уртаклашты.