10 октябрь көнне Буа районы көнчыгыш бистәсендә яңа “Кәмилә” мәчете сафка басты. Мәчетне ачу бәйрәмендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казаннан “Солтан” мәчете имамы Камил хәзрәт Бикчәнтәев, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәдрәсә ректоры Рәшид хәзрәт Маликов, мәчеткә ярдәм иткән иганәчеләр, җирле халык катнашты.
“Кәмилә” мәчетен ачуда бик зур ярдәм күрсәткән Камил хәзрәт беренче булып сүз алды. “Бу мәчетне көнчыгыш бистәдә ачу безне бик шатландыра, чөнки ул сәфәрдә булган мөселманнарга бик уңайлы урында – юл буенда урнашкан. Казаннан Ульянга, Чүпрәле, Чувашия якларына юл тотучы мөселманнар биредә туктап, гыйбадәтләрен вакытында башкарып китә алачак. Мәчетебез Буа халкына да, юлдагыларга да иман нуры биреп торсын, динебезгә хезмәт итсен ”,- диде Камил хәзрәт. Мәчеткә Камил хәзрәтнең әнисенең исеме бирелгән.
Рөстәм хәзрәт бу олуг вакыйга белән буалыларны чын күңелдән котлады, Илмир хәзрәт барча ярдәм итүче иганәчеләргә рәхмәтен белдерде, мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатларын тапшырды.”Кәмилә” мәчет имам-хатыйбы булып Гомәр хәзрәт Шиһапов билгеләнде.