Кайбыч мөхтәсибәтеннән Фатыйма апа быел изге хаҗ сәфәрен кылу бәхетенә ирешкән. Үзенең кичерешләре белән бүлешү ниятеннән ул өендә мөхтәсибәт вәкилләре һәм остабикәләрне җыеп, мәҗлес оештырган.
Чара барышында Фатыйма апа хаҗиларның көн-төн Аллаһы Тәгаләнең өендә дога һәм ихластан гыйбәдәт кылулары турында сөйләде. Хаҗ кылу белән бәйле булган авырлыкларга карамастан, әле дә җаны белән изге Мәккә һәм Мәдинә җирлекләреннән кайтып җитә алмавын белдерде. Очрашуның ахырында Фатыйма апа барлык кунакларны да изге зәм-зәм сулары белән сыйлады һәм Аллаһы Тәгаләгә гөнаһларыбыз кичерелеп, барыбыз да һидәяткә ирешеп, ахыйрәттә җәннәт бакчаларына ирешүебезне сорап дога кылды. Сәфәрне тиешле дәрәҗәдә оештырган «ДУМ РТ ХАДЖ» программасы хезмәткәрләренә рәхмәләрен җиткерде.