Татарстан мөфтие Камил хәзрәт РФ Тышкы эшләр министырлыгының тантаналы кабул итүендә катнаша

13 октябрь 2015 ел 17:41

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Россия Иҗтимагый Палатасында  “Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга спортның уңай йогынтысы" дип аталган түгәрәк өстәлдә һәм РФ Тышкы эшләр министырлыгының тантаналы кабул итүендә катнашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Тышкы эшләр министырлыгының тантаналы кабул итүенә министр Сергей Лавров чакыруы буенча барды. Тантаналы кабул итү хиҗри исәпләү буенча яңа ел башлану уңаеннан уздырылды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар: дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, спорт өлкәсендә билгеле шәхесләр, дини белгечләр яшьләрне спортка җәлеп итү хакында фикерләштеләр. Җәмгыять үсешендә мәдәният, дин һәм спортның роле зур булуын ассызыкладылар.

Рәсми кабул итүдә Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров чыгыш ясады. "Мөселман календаре буенча яңа ел алдыннан очрашуга шатбыз. Традиция буенча без аны Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән  илләр, федераль органнар, төрле дин вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, ягъни, Россия һәм мөселман илләре арасында элемтәләрне үстерүгә зур өлеш кертүчеләр белән каршы алабыз”, - дип сүзен башлады министр.  Аннары  бүгенге көндә мөселман илләрендәге вәзгыять хакында сөйләде. Россиянең һәм мөселман илләренең хезмәттәшлеге икътисадый  тотрыклылыкны саклауга, төрле халыкларның  багланышларын ныгытуга китерүен билгеләп узды. Һәм мөселманнарны яңа ел белән тәбрикләде.

Мәгълүм булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте РФ Тышкы эшләр министырлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) утырышларында актив катнаша. Бүгенге җәмгыятьтә күзәтелгән дини мәсьәләләр буенча сөйләшүләр алып бара.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана