“Хозур” нәшрият йорты Кыйссасел-әнбия, ягъни Пәйгамбәрләр тарихы” китабын нәшер итте. Коръән Кәрим аятьләрендә исемнәре телгә алынган 28 пәйгамбәрнең һәммәсе китапка кертелде. Ошбу китапта инкыйлабка кадәр чыгарылган җиде авторның “Пәйгамбәрләр тарихы” китапларының иң ышанычлы, ягъни Коръән аятьләре белән дәлилләнгән өлешләре кертелде. Болар: “Кыйссасел-әнбия” (авторы Насретдин ибне Борһанетдин Рабгузи); “Тарихы әнбия” (төзүчесе Габдулла Садыйк әл-Җаекый); “Кыйссасел-әнбия” (төзүчесе Әхмәт Җәүдәт); “Мухтасар тарих мүкаддәс” (төзүчесе Х. Зәбири); “Кыйссасел-әнбия әл-Гизами вә Ислам тарихы” (төзүчесе Габдрахман Гомәри); “Адәм гайләһиссәламнән Мөхәммәд галәйһиссәламгә чаклы дәвер” (төзүчесе Й. Хәлил); “Кыйссасел-әнбия” (төзүчесе Мирза Мәхмүд әл-Казани) китаплары файланылды.
Әлеге хезмәт пәйгамбәрләр тарихы белән кызыксынучыларга һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.