ТР Иҗтимагый палатасында хөкем ителгәннәрнең дини йолаларны һәм кануннарны башкарулары турында сөйләштеләр

14 октябрь 2015 ел 15:57

Бүген ТР Иҗтимагый палатасында “Иректән мәхрүм итү урыннарында хөкем ителгәннәрнең дини йолаларны һәм кануннарны башкаруы” дигән темага түгәрәк өстәл булды. Аны ТР Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Татьяна Забегина алып барды. Чарада ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, РИУның фән буенча проректоры, Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Нургалиев, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы һәм Прокуратура вәкилләре катнашында узды.

Нияз хәзрәт дәгъват бүлегенең Татарстан колонияларында, тикшерү һәм вакытлыча тоткарлау изоляторларында эшләве хакында сөйләде. Бүгенге көндә нәзарәт вәкилләре ТР 9 төзәтү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә, хөкем ителгән мөселманнарның дини кануннарны үтәүдә, ислам кыйммәтләрен тиешле формада җиткерүдә үз өлешен кертә.

Чарада катнашучылар түгәрәк өстәлнең темасына кагылышлы сөйләшү барышында үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде .

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана