Кабан арты мәчете хиҗри ел исәбе буенча 1437 ел башланган көнне, 14 октябрьдә, хәйрия аша уздырды. “Яңа елны мәрхәмәт кылудан башла” шигаре астында узган чарага Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүчеләр чакырылды.
Балаларны мәчет имамнары һәм иман йортына йөрүчеләр каршы алды. Габдрәүф хәзрәт балаларга мөселман елы хакында аңлатты, елның беренче ае- мөхәррәм хакында сөйләде. Яхшы эшләр кылырга, мәрхәмәтле булырга чакырып, үгет-нәсихәтләрен бирде.
Балалар һәм өлкәннәр бергәләп ахшам намазын укыдылар, догалар кылдылар. Шулай ук балалар өчен мәчетнең социаль ашханәсендә “Сабын куыклары” дип аталган тамаша оештырылды, бүләкләр өләшенде.
Кабан арты мәчете әлеге чараны оештыруда катнашучыларга зур рәхмәтен белдерә.