Камил хәзрәт: "Ялчыгол кебек галим бабаларыбыз өйрәткәнчә, гыйлемгә таянып эшләргә язсын"

15 октябрь 2015 ел 14:15

Бүген өченче мәртәбә Зәйдә “Ялчыгол укулары” конференциясе уздырылды. Фәнни-гамәли чара ТР МДН, район хакимияте ярдәмендә Зәй мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды. Дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләрен һәм җирле халыкны җыйган очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, имам-мөхтәсибләр һәм башкалар катнашты.

Конференциягә килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Мөфти үзенең чыгышында олуг галим Таҗетдин Ялчыголның үзе дә гыйлем иясе булуын, шул ук вакытта башкаларга да, бай рухи мирас калдырып, гыйлем таратуын ассызыклады.

“Сүземне олуг дин белгече Ялчыголның  зирәк сүзләреннән башлыйсым килә.  Хәзрәт әйткән:  “Белгән гыйлемең белән гамәл кылучы бул, башкаларга өйрәтүче бул”. Ягъни, гыйлемгә таянып эшлә. Шул ук вакытта белгәнеңне башкаларга да өйрәт. Менә шушы кыска нәсихәте белән дә Ялчыгол гыйлемнең олуг бер нигъмәт, бәхет икәнен аңлатып бирә.  Шунысы мәгълүм, Ялчыгол гарәп, фарсы һәм төрки телләрен камил белгән. Олуг  шәрык белгече дәрәҗәсенә җиткән. Димәк ул, үзе дә гыйлем иясе һәм гыйлем өйрәтүче булган. Беркайчан да искерми торган китаплар язган, башка телләрдән тәрҗемә иткән. Берничә гасыр дәвамында алар кабат-кабат бастырыла һәм тарихчылар, дин әһелләре өчен чыганак булып тора”, - диде Камил хәзрәт.

Аннары галимнең “Хозур” нәшрият йорты Ялчыголның “Рисаләи Газизә”, "Тәварихы Болгария" китапларын бастырып таратуы хакында әйтте.

Татарстан мөфтие сүзен: “Бу елны Татарстан мөфтияте “Татар дин галимнәре елы” буларак уздыра. Шушы елда гыйлем иясе Таҗетдин Ялчыголга багышланган чара үткәрү үзе бер күркәм эш булып тора. Чөнки без татар дин галимнәрен белергә, аларның тормыш юлын, мирасын өйрәнергә тиеш. “Һәрвакыт гамәл кыл. Аның кабул ителүен Аллаһ Тәгаләгә тапшыр”, - дигән имам Ялчыгол. Безнең дә эшләребезне, кылган догаларыбызны Раббыбыз кабул итсен! Безне шушы күркәм чарага җыючыларга Аллаһының рәхмәте яусын.  Алга таба да, галим бабаларыбыз өйрәткәнчә, гыйлемгә таянып эшләргә язсын”, - дип тәмамлады.

Камил хәзрәт "Ялчыгол укулары" кысаларында олуг галимнең каберен зиярат кылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана