Агач утырту – изге гамәл!

21 октябрь 2015 ел 11:02

Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, күңелне күтәрә торган яшеллек беркайчан да артык булмый. Бөтен тирә-якның көзен яшелләндерү эшендә икәнлеген күреп, мәдрәсә коллективы да үз өлешен кертергә булды. Бу эштә үзенең зур ярдәмен күп еллар урман хуҗалыгы министрлыгында хезмәт  иткән Мансур хаҗи Әхмәтов күрсәтте.

 «Агач утырту – изге гамәл», - дип Ильяс хәзрәт шәкертләрне бу эшкә димләде. Мәдрәсә Мәҗит Гафури урамына күчкәч тә, беренче эшне юкә агачлары утыртудан башлаганны да искә төшерде ул.

 Мәдрәсә җитәкчесе шәкертләргә яшь куакларга күз-колак булуларын, ә яз-җәй айларында, кибеп китмәсеннәр өчен су сибүләрен сорады.

Бергәләп тотынгач, эш тә тиз тәмамланды. Мәдрәсә ишек алдында кырык яшь чыршы барлыкка килде.

Үсентеләрне Саба (зәңгәр чыршы), Арча (чыршы), Кама (дүләнә), Биләр (гөлҗимеш) урман хуҗалыкларыннан кайтарган иделәр. Мәдрәсә җитәкчелеге бу  оешма җитәкчеләренә зур рәхмәтен җиткерә һәм эшләрендә зур уңыш тели.

Белгечләр фикеренә, әле агачлар утыртырга мөмкин. Димәк, изге гамәл кылып калырга әле вакыт бар!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана