Дин галимнәре елы кысаларында “ Шәйморза мәчетләре тарихы” китабы дөнья күрде

21 октябрь 2015 ел 15:04

Күптән түгел Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында XIX-XX гасырларда хезмәт иткән дин әһелләренең эшчәнлеген һәм алты мәхәллә оешып, алты мәчет тарихын өйрәнеп язылган Сәгыйть Бикчуровның китабы дөнья күрде. “Шәйморза мәчетләре тарихы” дигән әлеге хезмәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның сүзләре белән башланып китә.

“Үзебез яшәгән җирлекнең рухи мирасын, имамнарыбыз белән бәйле вакыйгаларны һәм дини хезмәтләрне, тарихны өйрәнү дә исламга дәгъватның нәтиҗәле бер юлы булып тора. Чөнки татар халкының  тарихы бик тә үзенчәлекле:  мөселман илләреннән меңләгән чакрымнар ераклыкта яшәсәләр дә алар исламны үз теләкләре белән кабул иткәннәр һәм бернинди авырлыкларга бирешмичә динне саклаганнар. Гасырлар дәвамында динебезгә хезмәт итеп, төрле төбәкләрдә, шәһәрләрдә, авылларда йөзләгән мәчетләр салалар, дөнья күләмендә танылган дини китаплар язалар.

Бүгенге көндә  мәхәллә халкын шушы гыйбрәтле тарихыбыз турында, татар имамнары күргән кыенлыклар, алар кылган күркәм гамәлләр хакында сөйләп вәгазьләсәк, үгетләсәк, аларга динебезгә якынаерга тагын бер сәбәп булыр”,- дип яза мөфти хезмәтнең әһәмиятен билгеләп.

Ошбу китап үзе өч бүлектән тора: “Тарихта тибрәлгән Шәйморза”, “Мәчетләребез тарихы” һәм “Күренекле дин әһелләренең эшчәнлеге”. Аларның һәркайсысы нда бай фактик  материал китерелә, авторның архив мәгълүматларына нигезләнеп язуы ачык күренә.

“Әби патша Елизавета II нең 1742 елдагы 291 номерлы карары нигезендә Русиядәге мәчетләрне исәпкә алу үткәрелә. Монда Иске Шәйморза авылында барлыгы 74 хуҗалык һәм бер агач мәчет исәпкә алынган. Мәчет йөз ел элек төзелгән, христиан диненә чыгучылар юк диелгән. Бу инде авылыбызның беренче мәчете якынча 1642 елларда төзелгән дигән сүз”, - дип яза автор дүрт гасырлы авыл мәчетен искә алып.

Озак еллар дәвамында әлеге иман йорты үзен һәртөрле җимерүләрдән саклап калу белән бергә, ике тапкыр, 1803  һәм 1853 елларда яңартылып, җирле халыкка даими гыйбадәт гамәлләрен кылырга мөмкинчелек тудырган.  Китапта шулай ук Үзәк мәчет, Бохари урамы, Аръяк, Югары оч, Купыш урамы һәм Түбән оч мәчетләре дә искә алына.

Билгеле, ислам традицияләрен уңышлы гына үтәп килүдә аларда эшләгән мәчет руханиларының да өлеше бик зур. Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы да татар дин галимнәренә бай. Биредә Әбүбәкер Габделрәшитов, Мөхәммәт Габделрәшитов, Камалетдин Фәхретдинов, Абдрахман Алиуллов, Йосыф Ибраһимов кебек шәхесләрнең биографияләре, тормыш юллары һәм эшчәнлеге өйрәнелгән.

“2015 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан дини мирасыбызны, тарихыбызны барлау максатыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак уздырыла. Шушы елда Чүпрәле районының Шәйморза авылы мәчетләренә һәм имамнарына багышланган китапның дөнья күрүе сөенечле бер вакыйга.  Халкыбызның бик тә мәгънәле бер әйтеме бар: “Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”. Игелекле, әхлаклы, иманлы һәм рухи мирасыбызны кадерләгән буыннар тәрбияләргә язсын”, - дип яза Камил хәзрәт бу уңайдан.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана